В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Температура түбәнәя
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә, 24 нче майда, ТР башкаласында явым-төшемсез аз болытлы һава булачак. Синоптиклар фаразлавынча, җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метрга, көндез исә 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары – 0..+2 градусны, урыны белән -2 градусны күрсәтәчәк. Көндез температура +17..+19 градуска кадәр күтәрелә.
Шимбә, 25 нче майда, Татарстанда төнлә һәм иртән синоптиклар урыны белән бераз яңгыр вәгъдә итә, термометр баганалары – +3..+8 градусны, ә көнбатыш районнарда +12 градусны күрсәтәчәк. Көндез явым-төшем күзәтелми, әмма көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы +24..+29 градусны тәшкил итәчәк.
26 нчы майда төнлә явым-төшем көтелми. Термометр баганалары +9..+14 градусны күрсәтәчәк. Иртән һәм көндез республика аша кыска вакытлы яшенле яңгырлар белән салкын атмосфера фронты узачак. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәя. Һава температурасы +15..+20 градусны тәшкил итәчәк, көньяк районнарда +24 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, киләсе атна башында республика төньяктан күчүче антициклон йогынтысына эләгә. Дүшәмбе, 27 нче майда, синоптиклар төнлә – +2..+7 градус, көндез +11..+16 градус вәгъдә итә. Сишәмбе, 28 нче майда, төнге сәгатьләрдә һава температурасы +1..+6 градус булачак, әмма аерым районнарда кырау төшү ихтималы бар. Көндез +19..+24 градуска кадәр җылыта.