В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар тыныч һәм аз болытлы һава торышы вәгъдә итә
Бу атнада татарстанлыларны җылы һәм коры һава көтә. Иртәләрен кырау төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Иртәгә Казанда явым-төшемсез бераз болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән 0..+2 градуска кадәр, түбән урыннарда -2..-4 градуска кадәр суына. Көндез термометр баганалары +14..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Гомумән алганда, Татарстан буенча 24 һәм 25 сентябрьдә аз болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава һәм туфрак температурасы 0..-5 градуска кадәр, кайбер районнарда 0..+3 градуска кадәр төшәчәк.
Иртәгә салкын һава торышы сакланачак, термометр баганалары +11..+16 градустан югары күрсәтмәячәк. Чәршәмбе көнне һава массасы җылына башлый, татарстанлыларны +15..+20 градуска кадәр җылыту көтә.
Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь төнендә, һава температурасы +1..+6 градус булачак, республиканың көньягында һәм көнчыгышында синоптиклар урыны белән -3 градуска кадәр суык вәгъдә итә. Көндез термометр баганалары +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.
Беренчел фаразлар буенча, атна ахырында, 27-29 сентябрьдә, җылы һава торышы сакланачак. Төнлә 5..+10 градус, көндез +17 градустан +22 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Температура фоны нормадан 3-5 градуска югары булачак.