Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.08.2021, 14:22

РФ Төзелеш министры урынбасары: «Сезнең ишегалды территориясен карап тоту тәҗрибәсен илнең башка халкы да алачак»

Р.Миңнеханов, Н.Стасишин һәм И.Метшин Яңа Савин районында Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдындагы бәйрәмдә булдылар.

Фото: president.tatarstan

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алинә Бережная). Бүген Казанның Яңа Савин районында Чуйков урамы буенча 25-нче һәм 25а номерлы һәм Мусин урамы буенча 68-нче һәм 68а номерлы йортлар территорияләрендә ишегалды бәйрәме узды. Быел биредә республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылды – юллар ремонтланды, тышкы яктырту системасы урнаштырылды, балалар мәйданчыклары, җәяүлеләр юллары, мәдәни чаралар үткәрү зонасы, шулай ук спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Ишегалдын төзекләндергәндә микрорайон тарихын чагылдыручы атмосфера торгызылды. Җирле халыкны бәйрәм белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар килде.

«Күптән түгел әлеге ишегалдының нинди булачагы турында фикер алыштык – һәм менә барлык эшләр дә тәмамланды»

Яңартылган ишегалды территориясен ачу якындагы йортларда яшәүчеләр өчен чын-чынлап шатлыклы вакыйга булды, дип билгеләп үтте бәйрәмдә Мэр. «Без яңа Казан һәм Яңа Савин районы тууын хәтерли торган ишегалларының берсендә торабыз, – дип ассызыклады ул. – Күптән түгел без монда җыелган идек, бу ишегалдының нинди булачагы турында фикер алыштык, халыкның теләкләрен тыңладык. Һәм менә Президент программасы ярдәмендә без барлык билгеләнгән эшләрне төгәлләдек». Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстан башкаласында барлыгы 430 йортның 227 ишегалды яңартылачак.

«Шәһәр һәм республика көненә яңа балалар бакчалары, торак кварталлар, юл чишелешләре һәм юллар ачыла. Шәһәрдә бу үзгәрешләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны бәйрәм белән котлады: «Тормышыбыз тыныч булсын, республика һәм Казан матурлансын». Ишегалдын төзекләндерү турында сөйләгәндә, ТР Президенты болай дип билгеләп үтте: «Әлбәттә, моны алданрак эшләргә кирәк иде, әмма безнең мөмкинлекләр булмады. Хәзер «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында без ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча зур эш алып барабыз. Республика башлыгы төзүчеләргә, дизайнерларга һәм архитекторларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин билгеләп үткәнчә, хәзер микрорайонда яшәүчеләр үз ишегалларын сакларга тиеш. «Мондый ишегаллары барлыкка килгәч, анда яшәүчеләргә бөтен ил тигезләнә. Ишегалды территориясен карап тоту һәм аны карау тәҗрибәсен илнең башка халкы да алачак», – диде Никита Стасишин.

Микрорайон тарихы граффитида һәм экоматериалларда чагылды

23,4 мең кв.м мәйданлы ишегалдын төзекләндерү эшләре июнь азагында башланды. Җәй буена монда асфальт өслекне яңарттылар, тышкы яктырту җайланмалары урнаштырдылар, эскәмияләр һәм чүп савытлары, контейнер мәйданчыклары, балалар җиһазлары урнаштырдылар, яшелләндерү эшләрен башкардылар. Ишегалды территориясендә шулай ук спорт мәйданчыгы да төзекләндерелде, аны бүген «Уникс-юниор» спорт мәктәбе укучылары инде бәяләде. Рөстәм Миңнеханов балаларга спорт туплары бүләк итте. Ишегалды территориясен төзекләндерү һәм йортларны ремонтлау эшләренең бер өлеше «Уютный дом» идарәче компаниясе көче белән башкарылды.

Ишегалдын төзекләндергәндә микрорайонның тарихы чагылыш тапкан – 60 елларга кадәр биредә Савиново авылы булган. Проект архитекторы Дмитрий Кузинов бәйрәм кунакларына кече архитектура формаларын төзегәндә бары тик табигый материаллар гына файдаланылуы турында сөйләде. Аерым алганда, хәзер мәдәни чаралар үткәреләчәк перголалар суда җебегән бүрәнәләрдән ясалган. «Бу бүрәнәләр, сыгылмалылыкны саклап калу өчен, берничә ел суда җебетелә», – дип сөйләде архитектор.

Микрорайон тарихы граффитида да чагылыш тапкан. Чуйков урамы 25-нче номерлы йортта карлыган һәм шомырт сурәтләнгән – нәкъ менә алар узган гасырның 60 елларында бу территориядә үскән. Шулай ук йортларның берсенең диварында тәрәзә йөзлеген күрергә мөмкин, ул шулай ук үз вакытында булган шәхси секторга җибәрә. Экологик тема Мусин урамы буенча 68-нче һәм 68а номерлы йортларның фасадларында үсү рәвешендәге граффитида да чагылыш тапкан.

Чарада шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һәм башкалар булды.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Яңа Савин районында ишегалды бәйрәмендә булдылар, 30.08.2021
Видеорепортаж
30.08.2021 13:06
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Чуйков урамындагы ишегалды бәйрәмендә булдылар
Барлык яңалыклар