Никита Стасишин «Казаныш» халыкара форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы декабрь). Бүген ТР башкаласында «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумының икенче көне уза. «Суга чыгу: тотрыклы шәһәрдә социомәдәни, рекреацион һәм киңлек ресурсы» пленар сессиясе кысаларында катнашучыларга видео мөрәҗәгать белән РФ Төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин чыгыш ясады.
Министр урынбасары сүзләренчә, Казан бер урында тормый һәм торак йортлар төзү буенча уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Шул ук вакытта яңа технологияләрне куллана һәм охшашлыкны саклый.
«Форум Россиядән генә түгел, күп кенә илләрдән дә тармак вәкилләрен җыйды. Бүген «Казаныш» ТР башкаласында уза. Казан торак тапшыру, кабул ителә торган техник карарлар буенча искиткеч күрсәткечләр күрсәтеп, традицияләрне саклап, динамик рәвештә үсә. Казан – искиткеч һәм кабатланмас шәһәр», - дип билгеләп үтте Никита Стасишин.
Ул шулай ук архитектура-төзелеш форумында катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм гамәлдә кулланылачак белемнәр теләде.
«Форум һәркем фикере белән уртаклаша алырлык мәйданчык кына булып калмыйча, биредә төзелеш тармагын алга таба үстерү һәм мәдәни мирасны саклау буенча конкрет тәкъдимнәр эшләнер дип өметләнәм», – дип нәтиҗә ясады спикер.
«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кичә Казанда старт алды һәм үз эшен 7 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада чит ил делегатлары, шул исәптән эре шәһәрләр мэрлары, архитекторлар, урбанистлар һәм башка халыкара белгечләр катнаша. Аерым алганда, БРИКС илләреннән һәм башка илләрдән экспертлар җәлеп ителгән. Моннан тыш, чарада Россиядән 200 дән артык белгеч катнашачак.