Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2021, 09:42

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде

Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры бүген эшлекле дүшәмбе барышында хәбәр итте.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Ксения Швецова). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Казан шәһәре Думасы депутаты Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. «Без мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәтен һәм сәламәтлек саклауны берләштергән бу мөһим юнәлешне кемгә ышанып тапшырырга икәне турында бик озак уйландык, киңәшләштек. Һәм тәҗрибәле җитәкче Гүзәл Сәгыйтованы сайладык», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.

Мэр искә төшереп үткәнчә, Гүзәл Сәгыйтова 10 ел дәвамында «Татарстан – яңа гасыр» телеканалында эшләгән, үзенең хезмәт юлын журналист итеп башлап, соңыннан мөхәррир булган, соңрак укыту буенча киткән, дип искәртте шәһәр башлыгы. Аннары Г.Сәгыйтова Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында эшләгән, анда аның җитәкчелеге астында уникаль проект тормышка ашырылган – «Калеб» иҗат берләшмәсе төзелгән.

Рәмзил кызы Гүзәл талантлы яшьләребез белән зур эш башлап җибәрде, артистларны, җырчыларны, музыкантларны, яшь режиссерларны берләштерде. Бу талантлы, яшь, иҗади Казан белән шундый якты, кирәкле эш, – дип билгеләп үтте Мэр. – Аннары аңа бер мандатлы округ буенча шәһәр Думасына керергә тәкъдим ясалды. Сайлауларда ул ышанычлы җиңү яулады – аны безнең яшьләр генә түгел, ә мәдәният өчен җан атып йөрүче барлык кешеләр дә хуплады».

Казан шәһәр Думасында Г.Сәгыйтова мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссияне җитәкли. Шактый кыска, ярты елга якын вакыт аралыгында, ул үзен тәҗрибәле һәм нәтиҗәле җитәкче итеп күрсәтте, дип ассызыклады И.Метшин. Ул Г.Сәгыйтованы вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм аңа яңа вазифасында уңышлар теләде.

Элегрәк Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Рөстәм Гафаров иде. Узган елның октябрендә Казан шәһәре Думасы сессиясендә ул Казан Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Белешмә

Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы 1982 елның 13-нче мартында Башкортстан Республикасының Шаран районы Түбән Җәлил авылында туган.

2004 елда «филолог» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

2004 елның июленнән сентябренә кадәр – Башкорт дәүләт университеты лаборанты.

2008 елның февраленнән 2018 елның сентябренә кадәр – «Татарстан – яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең алып баручысы һәм мөхәррире.

2014 елның сентябреннән 2018 елның сентябренә кадәр – Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты.

2018 елның сентябреннән 2021 елның февраленә кадәр – Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры.

2021 елның 15-нче февраленнән – Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

2020 елдан 2021 елга кадәр – Казан шәһәр Думасы депутаты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты (2016 ел), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты (2014 ел) белән бүләкләнгән, Д.Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты булып тора (2016 ел).

Филология фәннәре кандидатының гыйльми дәрәҗәсенә ия.

Кияүдә, кызы бар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.02.2021
Барлык яңалыклар