В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятие хезмәткәрләре 122 метр озынлыкта электр тапшыру чыбыкларын алыштырган
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре соңгы ике атнада шәһәрнең төрле районнарында җир өсте электр транспортына кагылышлы электр энергиясен тапшыру җайланмалары челтәрен төзекләндерү һәм яңарту буенча масштаблы эшләр башкарган.
Планлы хезмәт күрсәтү кысаларында Бигичев һәм Глушко урамнарындагы челтәрләр яңартылган. Анда секцияле җиде компенсатор алыштырылган. Гвардия урамында белгечләр челтәрләр кисешкән дүрт ноктада биеклекне көйләгән, җиде ачык киңлектә аркылы тросларны тарттырган һәм киселешләрнең берсендә асма тросны төзәткән.
Җиңү проспектында «Сафиуллин» һәм «Җиңү проспекты» тукталышлары арасындагы трамвай линиясендә секцияле изолятор алыштырылган.
Чистай һәм Краснококшайск урамнарында, шулай ук Хөсәен Ямашев һәм Альберт Камалиев проспектларында электр тапшыру линияләре өчен өстәмә дүрт яңа терәк куелган. Ямашев проспекты белән Бондаренко урамы киселешендә, авария очрагын булдырмый калу максатыннан, оператив рәвештә яңа терәк куелган һәм биредә йөкләнеш киметелгән.
Дементьев урамында 122 метр озынлыкта электр тапшыру чыбыклары яңартылган, трамвай депосында исә 70 метр чыбык алыштырылган. Чистай урамында сигез метрлы яңа кронштейн урнаштырылган.
Хәзерге вакытта 131 чакрым озынлыктагы электр энергиясен тапшыру җайланмалары челтәре һәм 35 чакрым озынлыктагы кабель линиясе капиталь төзекләндерүгә, 4 кече станция яңартуга мохтаҗ, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Алдарак көзге сезон башланганнан соң «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан Казанның трамвай юлларында 1,7 мең агач шпал алыштырылуы хакында хәбәр ителгән иде.