Чара кунаклары танылган татар шагыйрьләре, язучылары һәм драматургларының чыгышларын ишетәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 21-нче августта Казанда Әхтәмов урамындагы 24-нче номерлы йорт ишегалдында йомгаклау Әдәби ишегалды узачак. Ул татар әдәбиятына багышлана.
Чара кунаклары танылган татар шагыйрьләре, язучылары һәм драматургларының чыгышларын ишетәчәк, алар арасында Рәмис Аймәт, Ихтияр Гаязов, Альбина Гайнуллина, Марат Закир һәм башкалар булачак.
Шәһәр халкы өчен татар авторларының әдәби әсәрләренә багышланган күргәзмәләр оештырылачак. Казан шәһәр филармониясе һәм Казанның мәдәният сарае артистлары чыгыш ясаячак концерт кичәнең бизәге булачак. Концерт программасында шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм җырчы Светлана Минеева чыгышлары да бар.
Әдәби бәйрәмдә балалар өчен викториналар һәм рольле уеннар әзерләнгән.
Чара 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.