Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2025, 12:23

Чыныгу күнекмәләре һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр турында лекция: Зәңгәр күлдә эко-чаралар уздырыла

Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк

Бу атнада Зәңгәр күлдә иртәнге чыныгу, Татарстан Республикасында аеруча саклана торган табигый территорияләр турында лекция һәм балалар өчен остаханә төрендәге эко-чаралар уздырыла.

16 октябрь иртәсендә казанлыларны Зур Зәңгәр күлгә чыныгу күнекмәләрен үзләштерергә чакыралар. Чиста күл суы ул кешеләргә көч бирү, кәефне күтәрү, яхшы эшләргә рухландыру чыганагы дип саный белгечләр. Дәресне әлеге юнәлештә махсус белеме булган тренер Фәридә Исламова үткәрәчәк. Чарада катнашу өчен сылтама аша алдан теркәлү мөһим, иртәнге күнегү 6:30 сәгатьтә башлана.

Шимбә көнне, 18 октябрьдә Кече Зәңгәр күлдә шәһәр халкына «Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләре» темасына лекция тәкъдим ителә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Резедә Фатыйхова тыюлыкларның (табигатьне яки аның компонентларын саклау һәм торгызу өчен билгеләнгән табигый территория өлеше) ни өчен кирәклеге һәм үзенчәлекле экосистемаларны саклау мөһимлеге турында сөйләячәк.

Лекциядән соң яшь катнашучылар өчен агачка рәсем ясау буенча остаханә үткәреләчәк. Лекциягә килергә теләүчеләрне сәгать 10:00 дә көтәләр. Белем бирү чарасында катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

Барлык яңалыклар