В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Бу атнада Зәңгәр күлдә иртәнге чыныгу, Татарстан Республикасында аеруча саклана торган табигый территорияләр турында лекция һәм балалар өчен остаханә төрендәге эко-чаралар уздырыла.
16 октябрь иртәсендә казанлыларны Зур Зәңгәр күлгә чыныгу күнекмәләрен үзләштерергә чакыралар. Чиста күл суы ул кешеләргә көч бирү, кәефне күтәрү, яхшы эшләргә рухландыру чыганагы дип саный белгечләр. Дәресне әлеге юнәлештә махсус белеме булган тренер Фәридә Исламова үткәрәчәк. Чарада катнашу өчен сылтама аша алдан теркәлү мөһим, иртәнге күнегү 6:30 сәгатьтә башлана.
Шимбә көнне, 18 октябрьдә Кече Зәңгәр күлдә шәһәр халкына «Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләре» темасына лекция тәкъдим ителә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Резедә Фатыйхова тыюлыкларның (табигатьне яки аның компонентларын саклау һәм торгызу өчен билгеләнгән табигый территория өлеше) ни өчен кирәклеге һәм үзенчәлекле экосистемаларны саклау мөһимлеге турында сөйләячәк.
Лекциядән соң яшь катнашучылар өчен агачка рәсем ясау буенча остаханә үткәреләчәк. Лекциягә килергә теләүчеләрне сәгать 10:00 дә көтәләр. Белем бирү чарасында катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.