В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башка хезмәтләр буенча гаризаларны кабул итү бары тик дәүләт хезмәтләре порталы аша гына башкарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 19-нчы мартыннан чыккан 129-нчы номерлы күрсәтмәсе нигезендә Казан шәһәренең Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе алдан кабул ителгән гаризалар һәм билгеләнгән даталар буенча әзер документлар (никахны теркәү һәм өзү) бирүне генә гамәлгә ашыра.
Башка хезмәтләр буенча гаризаларны кабул итү бары тик дәүләт хезмәтләре порталы аша гына башкарыла.
Гаризалар бирү һәм консультация бирү буенча халыкны шәхсән кабул итү эше туктатыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә.
Үлемне теркәү көн саен «Арча зираты»нда (Н.Ершов ур., 25, тел. +7(843)264-67-04) алып барыла.
Тууны теркәү бала тудыру йортлары базасында гамәлгә ашырыла.
Кирәкле консультацияне гадәти режимда түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7(843)222-90-91, +7(843)268-38-77, +7(843)237-85-22.