Шәһәр хезмәтләре 176 кибеткә керү юлларын чистарткан
Фото: Денис Гордийко
Товарлар дефициты федераль һәм республика трассаларында транспорт хәрәкәте чикләнү сәбәпле барлыкка килде, бу продуктларны тарату үзәкләренә китерүгә тәэсир итте. Икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимеш арасында товарлар кытлыгы билгеләнә.
«Кайбер кибетләрдә киштәләрнең йөкләнеше критик күрсәткечләргә кадәр кимеде – 60%. Хәзер ажиотаж ихтыяҗы аркасында кайбер позицияләргә дефицит кала торган урыннар бар», – дип билгеләп үтте спикер.
Проблеманы хәл итү өчен сәүдә челтәрләре җитәкчелеге белән коммуникация җайга салынган (шәһәрдә барлыгы 800 дән артык кибет ачылган).
«Предприятие вәкилләре узган атнада керү юлларын кардан чистарту өчен өстәмә техника җәлеп иттеләр. Шәһәр коммуналь хезмәтләре дә кушылды – район подрядчылары кибет территорияләрен чистарту буенча 176 гаризаны башкарган», – диде Илдар Шакиров.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 17-29 нчы гыйнварда 57 мм кар яуды, ягъни айлык норманың 122%, гыйнварда – 80,7 мм яисә норманың 175% ы.
Һава шартлары аркасында шәһәрдә «Буран» планы игълан ителде. Барлык төзекләндерү предприятиеләре һәм коммуналь хезмәтләр көчләре нәтиҗәләрне бетерүгә юнәлтелде.
Юлия Летникова
Фото: Марат Мөгыйнов