В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасында алты республика министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычлары буенча тавыш бирү башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Татарстанда республика министрлыкларының өстенлекле максатлары һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. 29-нчы ноябрьгә кадәр тәкъдим ителгән исемлектән теләгән һәркем иң мөһиме дип санаган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә, шулай ук үз вариантын күрсәтә ала. Тавыш бирү сайтта үткәрелә.
Экспертлар республиканың алты министрлыгы өчен 100-дән артык өстенлекле максат һәм бурыч формалаштырдылар: сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, шулай ук яшьләр эшләре министрлыклары.
Нәтиҗәдә министрлыкларның бурычлары һәм казанышларының төп күрсәткечләре татарстанлылар катнашында формалаштырылачак.