61,1% очракта грипп ачыклыйлар
Татарстанда грипп һәм КРВИ белән авыручылар саны узган атна нәтиҗәләре буенча эпидемиядән 18,4% ка кимрәк булган. Грипп вируслары өлеше элеккечә үк өстенлек итә (61,1%), ә грипп булмаган этиология арасында – РС-вируслар һәм риновируслар, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.
Хәзерге вакытта республикада ябык мәктәпләр яки сыйныфлар юк. Эпидсезон башланганнан бирле КРВИ симптомнары яки температурасы булган 37 мең 813 укучы һәм 1 мең 941 педагог ачыкланган һәм дәресләргә кертелмәгән, шулай ук 90 мәктәпнең 196 сыйныфында уку процессы туктатылган (бары тик берсе генә тулысынча ябылган).
Роспотребнадзор профилактика чаралары турында искә төшерә: кулларны ешрак юарга, биналарны даими җилләтергә, эш өслеген һәм гаджетларны дезинфекцияләргә кирәк. Авыруның беренче симптомнары булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.