Татарстан Республикасында «наркомания» диагнозы белән диспансер исәбендә 9 мең 338 кеше тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Алинә Бережная). Татарстанда агымдагы елның 9 аенда диспансер күзәтүенә беренче тапкыр басучылар арасында наркомания белән авыру күрсәткече узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5%-ка кимегән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы, Республика наркология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Резедә Хаева хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында «наркомания» диагнозы белән диспансер исәбендә 9 мең 338 кеше һәм «зыянлы нәтиҗәләр белән зарарлы наркотик матдәләр куллану» диагнозы куелган 8 мең 206 кеше тора.
Р.Хаева билгеләп үткәнчә, диспансер учетына баскан «авыр» наркотиклар кулланучы наркоманнар саны сирәгәя бара. «2014 елда опиоидлар кулланучыларның 81%-тан артыгы исәптә торса, бүген аларның саны 55,9%-ка кадәр кимегән. Әмма шуның белән бергә яңа психостимуляторлар һәм синтетик наркотик матдәләр кулланучылар саны берничә тапкырга артты», – дип сөйләде Р.Хаева һәм синтетик наркотикларны кулланучылар саны 12,5%-тан 17%-ка кадәр артты, дип өстәде.
Нарколог билгеләп үткәнчә, яңа синтетик наркотикларның куркынычы шунда ки, алар беренче кулланудан ук бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин, шул ук вакытта кулланучылар үзләре моны сизми дә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Павел Фоминых билгеләп үткәнчә, наркотикларны беренче тапкыр куллану, кагыйдә буларак, 15-18 яшьләрдә була. Күп очракта тыелган препаратларны интернет аша сатып алу тормышка ашырыла. «Вак наркотик таратучылар моны куркынычсыз дип уйлый, чөнки матдә контактсыз ысул белән тарала, әмма мондый җинаятьләрне ачуның заманча ысуллары югары дәрәҗәдә», - дип билгеләп үтте П.Фоминых. Наркотикларны кеше төркемнәре тарата торган оештырылган җинаятьчел төркемнәрне ачыклау кыенрак. Аның сүзләренә караганда, мондый эшләрне ачу ике елга кадәр алып барылырга мөмкин.
Агымдагы елның 9 аенда барлыгы 500 килограммнан артык төрле наркотик матдә алынган, аларның күп өлеше синтетик матдәләр, калганы - үсемлекчелек. Полиция хезмәткәрләре наркотиклар таратуң 40 каналын яба алдылар. 2019 елда барлыгы 3038 наркоҗинаять теркәлгән. Шуларның 2400-е авыр һәм аеруча авыр төрләргә карый.
Павел Фоминых шулай ук төнге клубларга килүчеләр наркотикларны азрак куллана башлады, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, сентябрь-октябрь айларында полиция хезмәткәрләре төнге биналарда 300-ләп кешене тикшергән һәм наркотик матдәләр куллануның эзен тапмаган диярлек.
Наркотиклар куллану һәм тарату фактлары турында һәркем хәбәр итә ала. Моның өчен 8 (843) 291-20-02 номерына, кәрәзле 112 телефонына яки 102 полиция телефонына шалтыратырга кирәк.
Наркоманияне профилактикалау буенча эш турында сөйләгәндә, П.Фоминых Татарстанның 11-22-нче ноябрьдә «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» гомумроссия акциясенә кушылачагы – халыкның полициягә наркотиклар куллану һәм тарату фактлары турында хәбәр итә алачагын әйтте. Шулай ук республикада «Россия балалары - 2019» оператив-профилактик операциясе узачак, аның кысаларында укучыларга наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләячәкләр. Шуның белән бергә, наркологлар фикеренчә, наркоманияне профилактикалау гаиләдән башланырга тиеш. «Ата-аналар балалар белән аралашырга, вакытны күбрәк бергә үткәрергә, әңгәмә корырга тиеш, һәм шул чакта җылы гаилә мөнәсәбәтләре балигъ булмаганнарга наркомания кармагына эләкмәскә мөмкинлек бирәчәк», - дип киңәш итте Р.Хаева. Ул шулай ук наркология диспансеры базасында 8 (843) 272-33-13 кайнар линия телефоны эшләвен дә өстәде.
Гомумән алганда, П.Фоминых билгеләп үткәнчә, Татарстанда наркотиклар белән бәйле хәл тотрыклы. «Казан һәм тулаем Татарстан тәнкыйть зонасында түгел, наркоситуация тотрыклы һәм контрольдә тотыла», - дип йомгаклады П.Фоминых.