Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2023, 12:23

Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыру 73% ка арткан

Бүгеннән өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары төн уртасына кадәр эшли башлаячак

Фото:  Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Диана Жиленкова). Узган атна нәтиҗәләре буенча Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыруның 21 мең 978 очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 152 % тәшкил иткән. ТР башкаласында авыруның 50 нче атнасында авыру дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 73% ка артып киткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Кызганычка каршы, салкын тию авырулары буенча эпидемия чиге җитди үтте, – диде Мэр Илсур Метшин. - Бер-беребезне саклап калу өчен, коронавирус пандемиясе чикләүләре вакытында кулланган практикага кире кайтыйк. Роспотребнадзор бернинди чикләүләр кертми, һәм бу яхшы – без инде кирәкле чараларны үзебез күрә алабыз. Шуңа күрә үзләрен начар хис иткән кешеләргә мөрәҗәгать итәм: массакүләм чараларда катнашмасыннар, ә калганнар саклык чаралары күрсеннәр һәм профилактика белән шөгыльләнсеннәр».

Владимир Жаворонков сүзләренчә, бүгенге көндә госпиталь базасының тулы әзерлеге тәэмин ителгән. Бүгеннән алып махсус боерыкка кадәр шәһәрнең өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары төн уртасына кадәр эшләячәк. Өйгә чакыруларны 21:00 сәгатькә кадәр кабул итәләр, алар буенча чыгуларны 22:00 сәгатькә кадәр башкаралар. Авыру белән бәйле хәл тотрыкланганнан соң, медицина учреждениеләре гадәти эш режимына күчереләчәк.

Элегрәк Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, авыру структурасында А гриппы вирусы өстенлек итә. Сезон ахырына – февраль-март айларында – В тибы таралачак дип фаразлана. Вакцинацияне 1 млн 877 мең 150 кеше узган, бу республика халкының гомуми санының 46% ын тәшкил итә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.12.2023
Видеорепортаж
25.12.2023 12:41
Яңа ел бәйрәмнәре чорында торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, транспорт, медицина учреждениеләре эшчәнлеге һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турында
Барлык яңалыклар