В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкала халкын һәм кунакларын ял көннәрендә җәмәгать киңлекләрендә бай программа көтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 12-нче һәм 13-нче сентябрь көннәрендә Казанда парклар һәм скверлар көннәре узачак. Программада – мастер-класслар, йөгерү, музыка һәм бию кичәсе.
12-нче сентябрь 12.00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар өчен «Мин вәгъдә итәм» дип аталган йөгереш узышы узачак. Спорт чарасының идеясе – старт алдыннан үзеңә вәгъдә бирерү, максат кую һәм аны үзеңнең старт номерыңа язу.
Шул ук көнне Кабан күле буенда 16.00 сәгатьтә музыка кичәсе узачак. Aurora оркестры классик әсәрләр, джаз, шулай ук яраткан фильмнардан саундтреклар уйнаячак.
Шулай ук 12-нче сентябрь 18.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс узачак. Катнашучылар «Халыклар дуслыгы» темасына аппликация һәм рәсемнәр ясаячак. Шушында ук 19.00 сәгатьтә бию кичәсе дә була. Катнашучылар 40-80 еллардагы популяр көйләр астында бии алачак.
Шимбә киче Горький исемендәге паркта тәмамланачак. 20.00 сәгатьтә монда «Одесса» фильмы күрсәтеләчәк.
13-нче сентябрьдә Җиңү паркында 8.00 сәгатьтә судно модельләре спорты буенча беренчелек башлана. Катнашучылар корабльләр һәм судноларның модель-күчермәләрен тәкъдим итәчәк һәм тизйөрешле радиоидарәле катерлар узышында ярышачак.
9.00 сәгатьтә Комсомол күле пляжында йога буенча дәрес узачак.
13.00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварында барлык теләүчеләр скетчинг буенча мастер-класска килә алачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.