В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциядә катнашучылар үзләренә 2023 елга максатлар белән хат язачак.
Фото: Денис Гордийко
Акциядә катнашучылар үзләренә хат язачак – юлламада үз хыялыңны һәм киләсе елга максатларны күрсәтергә кирәк. Аннары теләүчеләр берничә дистанциянең берсен узачак, аларның һәрберсе 365 адымнан башлана. Ярыш ахырында катнашучылар юлламаны фотога төшереп, аны проект сайтында күрсәтелгән электрон почтага җибәрәчәкләр, ә 2023 ел ахырында алар үз хатларын хыялны искә төшерү сыйфатында кире алачаклар.
Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Теркәлү сылтама буенча башкарыла. Ярыш Кремль ярында 14:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны Федосеев ур., 1, корп.6 адресы буенча урнашкан карусель янында җыячаклар.
«Илһам бирүчеләр» бөтенроссия хәрәкәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акция шулай ук Мәскәүдә, Севастопольдә, Түбән Новгородта, Тулада, Новосибирскида, Петропавловск-Камчатскида һәм башка шәһәрләрдә узачак.