Декабрь башыннан Татарстан башкаласында 213 мм явым-төшем булды, бу нормадан 69% ка артыграк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Ксения Швецова). Синоптиклар мәгълүматларына караганда, узган елның декабреннән башлап Казанда 213 мм явым-төшем булган, бу нормадан 69% ка артык. Юл хезмәткәрләре шәһәр урамнарыннан 830 мең тонна кар чыгарган, җыештыру эшенә һәр көнне 610 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев узган кыш дәвамында урам- юл челтәрен карап тоту нәтиҗәләре турында сөйләде.
Казан өчен иң карлы айлар буларак декабрь, февраль һәм март айлары булды. Кар катламының калынлыгы уртача 70 см тәшкил итте, бу уртача еллык күрсәткечләрдән 25% ка артык. Кышкы чорда шәһәрнең урам-юл челтәрен карап тотуга җәлеп ителгән техниканың бер көнлек чыгышы 610 берәмлекне тәшкил итте, ә һава торышы начарайган көннәрдә, өстәмә йөк төяү машиналарын җәлеп итү исәбенә – 750 берәмлеккә кадәр җитте.
Шәһәр урамнарыннан кыш дәвамында 830 мең тонна кар чыгарылган – бу якынча 166 мең үзбушаткыч дигән сүз, дип хәбәр итте И.Куляжев. Кышкы сезон дәвамында барлык 6 стационар кар эретү пункты да төзек хәлдә эшләде. Бүгенге көндә биредә чыгарылган карның 70% ы утильләштерелде (570 мең тонна). Калган кар 5 вакытлыча кар тоту пунктына чыгарылган, аларны якын арада кар белән бергә эләккән пычрак һәм чүп-чардан чистартачаклар.
«Бүгенге көндә кар чыгару эшләре дәвам итә, су басу куркынычы булган урыннарга һәм бистә юлларына аерым игътибар бирелде, – дип хәбәр итте докладчы. – Кышкы юллардагы бозлавыкка каршы көрәш өчен без ике фазалы реагент һәм ком-тоз катнашмасын кулландык. Кышкы чорда барлыгы 80 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылды».
Юлларны карап тотуга карата килгән шелтә, кимчелекләр подрядчы оешмалар тарафыннан кыска вакыт эчендә төзәтелде, дип өстәде спикер. Юл хезмәтләре эшенә карата кисәтүләр, нигездә, температураларның кискен үзгәрү чорында тротуарларны карап тотуның сыйфатына кагыла иде. Моңа юл эшчеләренең дефициты йогынты ясады, дип билгеләп үтте И.Куляжев һәм бүгенге көндә , 1200 кешегә минималь сезонлы ихтыяҗ булганда, юл предприятиеләрендә 650 юл эшчесе эшли, дип өстәде. Бу проблеманы хәл итү өчен агымдагы елның март аенда Казанның юл техникасы паркы инде тротуарларда, мәйданнарда һәм паркларда эшли башлаган 25 минитрактор белән тулыланды. Спикер билгеләп үткәнчә, алар 300-дән артык юл эшчесе хезмәтен алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Тулаем алганда, кыенлыкларга карамастан, кышкы чорда юл хезмәтләре эшен канәгатьләнерлек дип танырга мөмкин», – дип йомгаклады И.Куляжев.