В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Киләсе атнада Татарстан башкаласының берничә яшүсмерләр клубында «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип аталган спорт остаханәләре оештырыла. Яшь казанлылар өчен (катнашучыларның яше – 13+) бокс, өстәл теннисы, урам биюләре һәм йога күнекмәләре уздырыла.
12 ноябрьдә яшүсмерләрне «Бокс» клубына (Юлиус Фучик урамы, 79а) чакыралар. Остаханә 18:00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
13 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә «Лимонад» клубында (Латыш укчылары урамы, 25) яшь казанлылар өстәл теннисы уйный алачак. Теләге булган һәр кеше сылтама буенча теркәлеп, чарага кушыла ала.
17 ноябрьдә «Талантика» клубында (Окольная урамы, 94 1к.) 19:30 сәгатьтә урам биюләре остаханәсе оештырыла. Бию остаханәсендә катнашырга теләүче яшьләрнең әлеге сылтама буенча теркәлүе мөһим.
19 ноябрьдә 16:30 сәгатьтә «Яратам» клубында (Короленко урамы, 11а) йога дәресе узачак. Күнекмәгә әлеге сылтама буенча теркәлгәннән соң кушылырга була.