Бу вакыт эчендә Админкомиссия тарафыннан салынган штрафларның гомуми күләме 18,8 млн сумнан артык тәшкил иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 2019 елның гыйнварында Казанның административ комиссияләре административ хокук бозулар турында 3923 карар чыгарды. Хокук бозучыларга 18 млн 812 мең 800 сумлык штраф салынды.
Контрольлек итүче органнар иң күп карарларны ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның "Түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) транспорт чараларын урнаштыру өчен түләмәү" 3 статья буенча чыгарды - 2781 беркетмә, 6 млн 790 мең сумлык штраф.
"Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен" (3.6 ст.) 403 карар чыгарылган һәм 10 млн 209 мең 200 сумлык штраф салынган.
441 материал 3.2 ст. "Урам сәүдәсен оештыру тәртиипләрен бозу" буенча төзелгән, 829 мең 200 сум штраф салынган. Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен (3.5 ст.) 386 мең 500 сумга 194 беркетмә чыгарылган.
ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның "Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү" 2.6 ст.буенча 76 карар чыгарылган, әлеге статья буенча салынган штраф күләме 587 мең 900 сум тәшкил иткән.