Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров кар чыгару һәм юлларны җыештыру эшләрен көчәйтергә кушты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Ике тәүлек эчендә Казан территориясендә айлык норманың 64% ы яисә өчтән ике өлеше яуды. Ял көннәрендә шәһәр юлларыннан 30 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Бу чорда уртача тәүлеккә 573 берәмлек техника, шул исәптән беренче чираттагы операцияләр өчен 270 берәмлек техника чыккан. Эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров кар чыгару һәм юлларны җыештыру эшләрен көчәйтергә кушты, шулай ук автомобильчеләрне транспорт чаралары туктау һәм кую тыелган билгеләр торган зоналарда машиналарны калдырмаска өндәде.
«Өч көн шәһәр хезмәтләре тәүлек әйләнәсендә эшли. Әмма мондый кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен бу вакыт объектив рәвештә җитми, - диде Р.Гафаров. – Чыгарылган кар һәм махсус техника күләменә карамастан, безнең ишегалларында, тротуарларда, җәмәгать транспорты тукталышларында да сораулар бар. Шуңа күрә көчәйтә барабыз, эшлибез, температура режимы безгә реагентларны да кулланырга мөмкинлек бирә».
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, һава шартлары начараю сәбәпле, подрядчы оешмалар берничә тапкыр тротуарларга һәм машиналар йөрү өлешенә сипкәннәр. Параллель рәвештә тукталыш мәйданчыкларыннан, автобус кесәләреннән һәм тротуарлардан беренче чиратта кар чыгару эшләре башкарылган.
«Кар «Водоканал»ның кар эретү пунктларына, шулай ук мондый кар күп яуган очраклар өчен махсус әзерләнгән коры чүплекләргә чыгарылды», – дип сөйләде И.Куляжев. Заказчылар тәүлек буе эшләрне контрольдә тоталар, җаваплы затлар беркетелгән территорияләрне даими барып карап тора.
Шул ук вакытта, И.Куляжев сүзләренчә, юл хезмәтләре эшен юл буенда туктап торган машиналар кыенлаштыра. Аеруча транспорт чараларын туктату һәм кую тыелган билгеләр зонасында калган автомобильләр хәлне катлауландыра.
Шуңа бәйле рәвештә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә мөрәҗәгать итте. «Сезнең элемтә каналлары аша машина сөючеләребезгә җиткерергә кирәк, бу машиналарны билгеләр астында калдырырга ярамый. Без хәзер автомобильләрне эвакуация мәйданчыкларына алып китү өчен ЮХИДИ белән эшлибез. Шулай итеп безнең юл хезмәтләре тулысынча җыештыра алачак», – дип ассызыклады ул.
Кар чыгару буенча эш атна дәвамында дәвам итәчәк, ул юлларда кар өю нәтиҗәсендә барлыкка килгән тараюларны бетерү һәм киләсе көчле карга әзерләнү өчен дәвам итәчәк, дип өстәде И.Куляжев.
Ахырда Башкарма комитет җитәкчесе район администрацияләре башлыкларына шәһәр халкының мөрәҗәгатьләрен игътибар белән күзәтергә кушты. Р.Гафаров шулай ук административ-техник инспекция идарәсен коммерция объектлары милекчеләре белән эшне көчәйтергә чакырды. «Чистартылмаган баскычлар бар, кешеләргә менү авыр. Бу моментларга да җитди карасыннар иде», – дип өстәде Р.Гафаров.