В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек буена операторлар якынча 2,2 мең шалтырату кабул итә.
Фото: Марат Мугинов
Кайнар линия 2020 елның ноябрендә эшли башлаган. Мөрәҗәгатьләрнең иң күп өлеше октябрьгә туры килгән, ул вакытта республикада яңа чикләү чаралары кертелде – бу чорда операторлар көн саен 20 меңнән артык шалтырату кабул иткән. Әлеге чорда колл-үзәк белгечләре штаты арттырылган.
Кайнар линиягә чыгуның уртача вакыты 10 секунд тәшкил итә, шул ук вакытта РФ Саннар министрлыгы һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган методик тәкъдимнәрдә көтү вакыты 1 минуттан артмаска тиеш, дип күрсәтелгән.
Медицина учреждениесенә шикаятьләр белән хәбәр килгәндә, дәвалау-профилактика учреждениесенә язылуга гариза алганда һәм табибны өйгә чакыруга гариза булганда, контакт-үзәк чакыру карточкасын Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат системасына кертә, алга таба заявка поликлиника тарафыннан үтәлә, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгының матбугат хезмәте.