В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел станцияләрдә тикшерү җиһазлары һәм металл детекторларның рамкалары яңартылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел метро станцияләрендә тикшерү җиһазлары яңартылачак. Мәсәлән, бер курс рентгенотелевизион җайланмаларны ике курс рентгенотелевизион җайланмаларга алыштырачаклар. Ә металл детекторларның стационар рамнары урынына киң диапазонлы көйләү рамнары урнаштырылачак.
Моннан тыш, метрополитенның транспорт куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре өчен пассажирларның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү максатыннан шәхси аудио- һәм видеорегистраторлар сатып алынган. Көн саен бу транспорт төреннән 110 меңнән артык кеше файдалана, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс»ның матбугат хезмәте.