В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер сәгать эчендә юлда трамвайларга чикләнмәгән санда бушлай күчеп утырып була.
Фото: Марат Мөгыйнов
Тарифны транспорт картасы сатып алганнан соң тоташтырырга яки булган ресурс картасы белән (нуль балансы белән) файдаланырга мөмкин. Аны тулыландырганда «Трамвай 60 минут» тарифын сайларга кирәк. Моны транспорт карталарын тулыландыру пунктларында эшләп була, ә картаны метрополитен станцияләрендә транспорт картасында кичектерелгән тулыландыруны мөстәкыйль активлаштыру өчен терминалларда активлаштырырга мөмкин (тарифны түләү онлайн башкарыла, ә активлаштыру – транспорт картасы пунктларында).
«Трамвай 60 минут» тарифы буенча бер сәгать эчендә трамвайларга, 31 сум түләп, бушлай күчеп утырырга мөмкин.
Шулай ук 2021 елның 16 нчы августыннан «МЭТ-45» күчеп утыру тарифы эшли башлады, аның ярдәмендә казанлылар 45 сумга электр транспортында (трамвай-метро, трамвай-трамвай, трамвай-троллейбус, троллейбус-троллейбус, троллейбус-троллейбус) 45 минут эчендә бер тапкыр күчеп утыра алалар.