Якындагы акцияләр Бауман урамында 17-18 нче ноябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Тест Бауман урамында, «Сәгать» һәйкәле янында, 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр оештырылачак. Теләге булганнар өчен шулай ук сәламәтлек экспресс-скринингы үткәрәчәкләр, социаль хезмәткәр һәм психолог консультациясе бирәчәкләр, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты матбугат хезмәте.
Августтан октябрьгә кадәр Казанда шундый 23 акция узды, 1161 кеше ВИЧ-статусын тикшерә алды.
Проект Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән Президент грантлары фонды акчаларына тормышка ашырыла.