В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар бәйсез бәяләүчеләрне җәлеп итеп, базар бәясеннән сатып алынган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алинә Бережная). Казанда соңгы өч елда эре юл объектларын – Зур Казан боҗрасын, Горький шоссесының дублер юлын, Осиново урамын төзү һәм реконструкцияләү өчен алардагы күчемсез милек объектлары белән 123 җир участогы сатып алынган, ә милекчеләргә 669,7 млн сум түләнгән. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының IX сессиясендә Ратушада торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
2009 елдан башлап Казанда 400-гә якын җир кишәрлеге һәм аларда урнашкан торак йортлар сатып алынган. Депутат Динар Хәлимдаров сатып алына торган торакны бәяләү суммасыннан канәгать булмаган милекчеләр булганмы дип кызыксынды. Ринат Шәмсетдинов сөйләвенчә, кайбер объектлар буенча җир кишәрлегенең кечкенә һәм йорт үзе бик каты тузган булуы сәбәпле, сатып алу бәясе киләчәктә коммерция базарында торак сатып алу өчен җитәрлек булмаган. «Мондый гаиләләргә «Шәһәрлеләргә торак» һәм социаль ипотека программасы кысаларында фатирлар сатып алу мөмкинлеге бирелде», – дип нәтиҗә ясады ул.