Проектта бу вакыт аралыгында 750-дән артык волонтер катнашты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Игелекле фудтрак» атнага 6 көн эшли. Аны дүшәмбе һәм чәршәмбе көнне Петров исемендәге паркта, сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә Борхан Шахиди урамындагы скверда очратырга мөмкин. Төшке аш 14.00 сәгатьтә бирелә.
Исегезгә төшерәбез, гомуми үзизоляция чорында проект дәвам итте – апрельдән июньгә кадәр «Игелекле фудтрак» Волонтерлар штабы белән берлектә 23 тапкыр, 4 тапкыр – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 61-нче номерлы мәктәп белән, 3 тапкыр – «Альпари» хәйрия фонды һәм бер тапкыр «Роналд Макдоналд йорты»Хәйрия фонды белән чыкты.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» – ул Казанда йортсызларга һәм мохтаҗларга комплекслы ярдәм оештыру буенча беренче проект. Ул 2017 елның 28-нче ноябрендә «Юмарт сишәмбе» бөтенроссия акциясе кысаларында старт алды. Проект авыр тормыш хәлендә калган өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә, кешеләргә ярдәмгә юнәлдерелгән.
«Игелекле фудтрак»ның тагын бер мөһим миссиясе бар – волонтерлык хәрәкәтен үстерү. Һәр фудтракка чыгуны ике волонтер озата бара, алар кайнар туклану таратуда ярдәм итә. Мондый проектларда катнашу ирекле ярдәмчеләрне хәйрия эшчәнлеген дәвам итәргә яки үз проектларын гамәлгә ашырырга этәрә.
Проект «Тормыш ризыгы», «Ярдәм», «Зәкәт» хәйрия фондлары белән берлектә гамәлгә ашырыла. Туклануны оештыру буенча партнерлар: социаль туклану һәм азык-төлек департаменты, микроавтобус өчен ягулык-майлау материаллары белән «Ак Таш» ҖЧҖ тәэмин итә, 4-нче ПАТП автомобильгә хезмәт күрсәтә. Мохтаҗларга медицина һәм юридик ярдәм «Яңа гасыр» автоном хәйриячелек коммерцияле булмаган оешмасы мобиль комплексы белән берлектә күрсәтелә. Шулай ук Казан шәһәре думасы депутаты Рөстәм Рамазанов та ярдәм итә, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.