Цифрлы пропусклар системасында барлыгы 1,2 миллионнан артык кеше теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Татарстанлылар чәчтарашханәләргә бару өчен өйдән чыгуга 15 мең цифрлы пропуск алган. Барлыгы цифрлы пропусклар системасында үзизоляция режимы вакытында республиканың 1 млн 200 меңнән артык кешесе теркәлгән, аларга өйдән чыгу өчен 6 млн га якын рөхсәт бирелгән.
Искәртеп узабыз, Татарстанда чәчтарашханәләр 20-нче апрельдән эшли башлады. Республика халкы аларга бару өчен цифрлы пропускларны махсус порталда шәхси кабинет аша гына ала ала. Бу максат буенча пропускны смс-хәбәр аша рәсмиләштерү мөмкин түгел. Чәчтарашханәләргә аена бер тапкыр барырга рөхсәт ителә. Пропускның гамәлдә булу вакыты - ике сәгать.
Моннан тыш, 13-нче апрельдән республика халкы КФҮ офисларына һәм пенсия фонды бүлекләренә бару өчен рөхсәт рәсмиләштерә ала. Бүгенге көндә бу максат өчен республика халкы 11 меңгә якын пропуск алды. Исегезгә төшерәбез, «Минем документлар» бүлекчәләрендә хезмәтләр өйдән чыгарга рөхсәт булган очракта гына күрсәтелә.
Системада теркәлү узуны һәм цифрлы пропуск алуны смс-хәбәрләр ярдәмендә яки сайтта шәхси кабинет аша эшләргә мөмкин. Татарстанлыларга системада теркәлү узуга һәм чыгуга кодлар алу өчен смс-хәбәрләр җибәрү мәҗбүри түгел. Паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын күрсәтеп, сервиста үз шәхси кабинетыңны булдыру да җитә. Башка ил гражданнары документ сыйфатында яшәүгә рөхсәт кәгазен, миграция картасын яки визаны файдалана ала.
Республикада цифрлы рөхсәтләр алу мәсьәләләре буенча халыкны консультацияләү өчен контакт-үзәк эшләвен дәвам итә. Шалтыратулар кайнар линия буенча кабул ителә: +7(800)250-90-93.