В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр, һава торышы начар булу сәбәпле, шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тарткан
Денис Гордийко фотосы
Казанның җәмәгать транспорты көчле явым-төшем күзәтелгән өч көндә 1 448 373 пассажирга хезмәт күрсәткән. Катлаулы метеошартларга карамастан, шәһәр хезмәтләре барлык төр транспортның тотрыклы эшләвен тәэмин итте, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Пассажирларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның җайга салынган эше, кайбер урамнарда һәм ишегалларында кар көртләре аркасында шәхси автомобильләрне куллану кыенлашкан яки чикләнгән шартларда шәһәр халкына башкалада йөрү мөмкинлеге булдырган.
Исегезгә төшерәбез, Казан мэры Илсур Метшин оператив рәвештә кабул ителгән «Буран» планын чәршәмбегә кадәр озайту турында игълан итте. Карар, көчле салкыннар башланганчы, кискен кар яву нәтиҗәләрен җайга салу максатыннан шәһәрдә җыештыру эшләре зарурлыгына бәйле рәвештә кабул ителгән.