В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пенсионерларны укыту «Минем документлар»ның барлык офисларында да уза.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Күп функцияле үзәкләр белгечләре атна дәвамында РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталларында, Россия Пенсия фондында шәхси кабинет булдырырга һәм онлайн-сервислардан ничек файдаланырга өйрәтә. Күп хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасыннан хисап язмасы булдырырга кирәк. Аны алырга теләгән өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтү өстенлекле тәртиптә бирелә. КФҮ белгечләре ярдәменнән файдалану өчен алдан язылырга яки урында талон алырга кирәкми. Килү максатын консультантка җиткерү дә җитә, дип хәбәр итә ТР КФҮ матбугат хезмәте.
Акция 3-нче октябрьдә тәмамланачак.