Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын кардан чистартуны көчәйтергә кушты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда юлларны һәм ишегалларын кардан чистарту дәвам итә. Гыйнварның беренче көннәрендә кар күп күләмдә яуды – ике көн эчендә айлык норманың яртысы диярлек яуды. Карның күп итеп явуы нәтиҗәләре белән юл һәм коммуналь хезмәтләр тәүлек буе көрәшә. Моның белән беррәттән бәйрәм көннәрендә йорт яны территорияләрендә чүп-чар саны артты – өч көн эчендә, гадәти көннәргә караганда, каты коммуналь калдыклар бер ярым тапкыр күбрәк чыгарылган. Бүген шәһәр хезмәтләре эшен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты. Ул кар чистартуның сыйфаты һәрвакытта да таләпләргә җавап бирми дип билгеләп үтте һәм подрядчы оешмаларны тротуарларга һәм тукталыш мәйданчыкларына аерым игътибар бирергә чакырды.
Беренче булып «Салават күпере» торак комплексында Нурихан Фәттах урамындагы 21/1-нче номерлы йорт ишегалдын карадылар – монда кар чистарту сыйфатына карата шелтәләр юк. Киров районында йорт яны территорияләрен җыештыруда 90-дан артык ишегалды җыештыручысы катнашкан, кар махсус техника ярдәмендә чыгарыла. Шуннан соң Рөстәм Гафаров шәһәрнең башка районнарында ишегалларын, аерым алганда, Химиклар урамындагы 15-нче номерлы, Челюскин урамындагы 33/56-нчы номерлы, Глазунов урамындагы 60-нчы номерлы йортларны һәм башкаларны тикшерде.
Башкарма комитет җитәкчесе барлык ишегалларында да карның сыйфатлы итеп чистартылмавына игътибар итте. «Кайсыдыр участокта тротуар яхшы чистартылган, ә кайдадыр бөтенләй күренми, нәтиҗәдә кешеләр машиналар йөрү өлеше буенча барырга мәҗбүр, – диде Р.Гафаров. – Халык көн саен ишегаллары буйлап йөри, шуңа күрә каникуллар беткәнне көтәргә кирәкми – инде хәзер үк бөтен ресурсларны мөмкин кадәр күбрәк эшкә җигәргә кирәк».
Ишегалларында калдырылган махсус техника узуга комачаулый торган автомобильләр дә җыештыру эшләрен кыенлаштыра. Шәһәр халкы белән кар чыгарган вакытта автомобильләрне күчереп тору турында килешә алган урыннарда вәзгыять яхшырак, дип билгеләп үттеләр идарә оешмалары вәкилләре.
«Теләсә кайсы очракта кар норматив срокта чыгарылырга тиеш, – дип ассызыклады Р.Гафаров. – «Безнең ишегалды» программасы буенча без ишегалды территорияләрен төзекләндерәбез һәм шул исәптән парковка урыннары булдырабыз. Шуңа күрә автомобильләрнең һәрвакыт булачагына күнегергә, йортта яшәүчеләр белән килешә белергә кирәк». Исегезгә төшерәбез, нормативлар буенча йорт яны территориясе кардан 6 сәгать эчендә чистартылырга тиеш.
Гомумән, Казан буенча алдагы көндә, көчле кар яуганнан соң, ишегалларын 1401 ишегалды җыештыручы чистарткан, эшкә 112 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Эре идарәче компанияләр көче белән 3433 ишегалды чистартылган, бозлавыкка каршы көрәш өчен 18,4 мең тонна реагент кулланылган. Моннан тыш, 79 түбә кардан чистартылган. Бу эшләр дәвам итә, дип ассызыклады Д. Анисимов.
Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук юл хезмәтләренә тукталыш мәйданчыкларын кардан чистарту һәм аны чыгару буенча эшне көчәйтергә кушты. «Халыкка явым-төшемнең нормадан югарырак яуган булуы кызык түгел. Аларга нәтиҗә кирәк», – дип ассызыклады Р.Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә шәһәр юлларыннан 16,7 мең тонна диярлек кар чыгарылган, кышкы чор башыннан – 187,8 мең тонна кар. Юлларда тәүлеккә 302 тонна реагент һәм 756 тонна ком-тоз катнашмасы, кышкы чор башыннан – 34 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Ел башыннан техниканың тәүлеклек уртача чыгышы 378 берәмлек тәшкил итә.
Ишегалды һәм юллардан тыш Р.Гафаров хоккей тартмаларын кардан чистарту сыйфатын бәяләде, аерым алганда, Ломжа урамы, 2 адресы буенча. Карны вакытында чистарту нәтиҗәсендә яшь хоккейчылар бозга иртә белән үк чыга ала. «Шәһәрдәге барлык хоккей тартмаларына да шундый ук югары дәрәҗәдә ярдәм күрсәтергә кирәк», – диде Р.Гафаров.
Гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәрендә йорт яны территорияләреннән чыгарыла торган чүп-чар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә чүп ташу машиналары өстәмә рейслар үти, барлык техника да җәлеп ителгән, дип сөйләде «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Богатов. «Кагыйдә буларак, бәйрәмнәрнең беренче көннәрендә кешеләр өйдә була, калдыклар саны арту 2-нче гыйнвардан башлана, – дип билгеләде С.Богатов. – Өч көн эчендә, 31-нче декабрьдән 2-нче гыйнварга кадәр, без 46 мең куб чүп чыгардык – бу гадәти көннәрдән 1,5 тапкырга күбрәк. Бүген йөкләнешнең зур булуын көтәбез, көненә якынча 20 мең кубометр чүп-чар чыгарылыр дип фаразлыйбыз. Без барлык шикаятьләрне оператив рәвештә карау өчен диспетчерлар санын арттырдык».
Р.Гафаров шәхси секторда чүп-чар чыгаруга аерым игътибар бирергә кушты. «Кайдадыр кисәтүләр, нинди дә булса шелтәләр булса, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, аларны тиз арада эшләп бетерергә, планнан тыш хезмәткәрләрне җәлеп итәргә кирәк», – диде ул.
Бәйрәм көннәрендә авария очраклары кимеде, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. «Барлык аварияләр дә вакытында бетерелә, халыктан шикаятьләр килгәне юк», – дип өстәде ул. Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, алга таба да халыкның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм проблемаларны норматив срокларда хәл итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда яңа ел каникулларында ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда дежурлыкны 250-дән артык кеше һәм 100 берәмлек махсус техника составында 56 бригада алып бара – бу гадәти көннәргә караганда ике тапкырга күбрәк.
Башкарма комитетта һәм район администрацияләрендә җитәкчелек составының кизү торуы оештырылды. Тәүлек буе эшли торган диспетчерлык элемтәсе «Ачык Казан» сервисы аша түбәндәге телефон буенча алып барыла: +7(843)236-41-23.
Күчмә киңәшмәдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов һәм башкалар катнашты.