COVID-19-га каршы вакцинацияне шушы вакыт эчендә республикада 3 меңнән артык кеше узган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 97 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 36 кеше хастаханәгә салынган, 61 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 45 Казан кешесе, 11 кеше – Яр Чаллыдан, 8 кеше – Әлмәт районыннан, 5 кеше – Тукай районыннан, 4-шәр кеше – Зәй һәм Түбән Кама районнарыннан, 3-әр кеше – Яшел Үзән районыннан, 2-шәр кеше – Азнакай, Лаеш һәм Саба районнарыннан, 2-шәр кеше – Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Норлат, Питрәч һәм Сарман районнарыннан.
21-нче декабрьгә Татарстанда 41 мең 764 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 34 мең 916 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 167 кеше – узган тәүлектә.
Татарстан Республикасында 2 млн 263 мең 411 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 3012 кеше), шулардан 1 млн 859 мең 124 кеше икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 25 мең 907 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 267 мең 719 кеше авырган, 9 млн 55 мең 199 кеше сәламәтләнгән.