Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 90 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 17 кеше хастаханәгә салынган, 73 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше бар, 30-дан 50 яшькә кадәр 22 кеше, 50-дән 60 яшькә кадәр 21 кеше, 60-тан 70 яшькә кадәр 18 кеше, 70-тән 80 яшькә кадәр 16 кеше, 80-нән 90 яшькә кадәр 2 кеше бар.
Казанда - 35, Яр Чаллыда – 33, Спас районында – 4, Чүпрәле районында – 3, Балтач һәм Питрәч районнарында – икешәр, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Тукай районнарында берәр авыручы яши.
2-нче декабрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 10 мең 514 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 9215 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 76 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 25 мең 345 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 347 мең 401 кеше авырган, 1 млн 830 мең 349 кеше сәламәтләнгән, 41 мең 53 кеше үлгән.