Тәүлек эчендә Татарстанда СОVID-19 авыруының 30 яңа очрагы теркәлгән

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Ксения Швецова). Үткән тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 очрагы теркәлгән. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Татарстанда санитар-эпидемиологик вәзгыять турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

Узган тәүлектә 22 пациент савыккан. 31 авыру үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган.

Моннан тыш, узган тәүлектә 2 үлем очрагы теркәлгән – Казанда һәм Чаллыда, дип хәбәр итте А.Абашев. COVID-19-дан республикада 57 кеше үлгән.

«Тулаем алганда, хәлне тотрыклы, авыру дәрәҗәсе шулай ук тотрыклы дип бәялибез. Хәзер без гриппка каршы тулы масштаблы кампания башлануга әзерләнәбез, – дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

Татарстанда пандемиянең бөтен чорында 6250 COVID-19 очрагы теркәлгән. Яңа очраклар үсеше темпы соңгы атнада 0,5%-тан артмый, бу күрсәткеч өченче атна инде шул килеш тора. Л.Авдонина сүзләренчә, республика Россиянең башка субъектлары арасында авыручылар саны буенча 83-нче урында, Идел буе федераль округы субъектлары арасында – 14-нче урында.

Атна дәвамында республикада коронавирус белән авыруның 12 очрагы теркәлгән, шуларның 9 очрагы – Кырым һәм Төркия курортларында ял итүдән кайткан туристларда.

Республика объектларында коронавирус таралуны профилактикалау таләпләренең үтәлешен тикшерү дәвам итә, бер атна эчендә белгечләр 1270 объектны тикшергән, хокук бозулар 71 объектта ачыкланган – бу гомуми санның 6%-ы. Шулай ук сәүдә үзәкләрен һәм азык-төлек сатылмый торган сәүдә объектларын тикшерү дәвам итә. Узган атнада 148 объект тикшерелде, шуларның 13-ендә хокук бозулар ачыкланды, дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Үткән атнада тикшерелгән 249 азык-төлек кибетенең 15-ендә хокук бозулар ачыкланган. «Нигездә хокук бозулар кибет персоналының битлек һәм перчатка киеп эшләмәвенә кагыла. Игътибар итәргә телим, җәмәгать урыннарында перчаткалар киенү клиентлар өчен генә гамәлдән чыгардылар, ә персонал аларны киеп хезмәт күрсәтүне дәвам итәргә тиеш», – дип ассызыклады Л.Авдонина.
2020-08-22T13:10:45+0300