В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 кеше Казанда яши.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 40 яңа очрагы расланды. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза. Авыручыларның барысы да инфекциялеләр белән элемтәдән соң чирли башлаган.
Авыручылар арасында өчесе - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 11 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 10 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, дип хәбәр иттеләр коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында.
Авыручыларның күпчелеге - 18 кеше - Казанда, 8-е - Яр Чаллыда, 3 кеше - Түбән Кама районында, 2-се - Питрәч һәм берәр авыручы - Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба һәм Тәтеш районнарында яши.
23-нче июньгә Татарстанда барлыгы 4271 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, 3108 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 17-се - узган тәүлектә.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 7425 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 599 мең 705-кә җиткән. 356 мең 429 кеше савыккан, 8359 кеше үлгән.