В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручы кешеләрнең 44-е Казанда яши.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 9 кеше, 30 кеше - 30 дан 50 яшькә кадәр, 23 кеше - 50 дән 60 яшькә кадәр, 15 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр, 6 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
60 кеше - Казанда, 8 кеше - Яр Чаллыда һәм Зеленодольск районында, 5 кеше - Түбән Кама районында, өч кеше - Лаеш районында, берәр кеше - Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Лениногорск, Тәтеш һәм Тукай районнарында яши.
6-нчы декабрьгә Татарстанда 10 мең 958 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 9549 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 70 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 28 мең 142 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 488 мең 912 кеше авырган, 1 млн 956 мең 588 кеше сәламәтләнгән, 43 мең 597 кеше үлгән.