В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
70 кеше хастаханәгә озатылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 16-нчы ноябрь). Татарстанда 267 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кергән, калганнары элемтә аша. 70 кеше хастаханәгә озатылган, 197 өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 153 кеше – Казанда, 27 кеше – Яр Чаллыда, 16 кеше – Чистай районында, 14 кеше – Түбән Кама районында, 6 кеше – Норлат районында, бишәр кеше – Аксубай, Алексеевск һәм Лаеш районнарында, 4 кеше – Спас районында, өчәр кеше – Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лениногорск, Саба, Теләче, икешәр кеше – Әгерҗе, Азнакай, Яшел Үзән, Менделеевск районнарында һәм берәр кеше Арча, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында яши.
16-нчы ноябрьгә Татарстанда 34 мең 455 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 27 мең 223 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 206 – узган тәүлектә.
Барлыгы 1 млн 835 мең 881 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 15002), шуның 1 млн 287 мең 954-се икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 36 мең 818 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия башыннан 9 млн 145 мең 912 авыру очрагы ачыкланган, 7 млн 846 мең 448 кеше сәламәтләнгән.