В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
72 кеше хастаханәгә озатылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Татарстанда 249 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кергән, калганнары элемтә аша. 72 кеше хастаханәгә озатылган, 177-се өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 168 кеше Казанда, 23 кеше – Чаллыда, 11 кеше – Яшел Үзән районында, 9 кеше – Чистай районында, 5 кеше – Түбән Кама районында, дүртәр кеше – Алабуга, Лаеш, Нурлат, Питрәч районнарында, өч кеше – Аксубай районында, икешәр кеше – Биектау, Кайбыч, Спас, Тәтеш районнарында, берәр кеше Әгерҗе, Алексеевск, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында яши.
11-нче ноябрьгә Татарстанда 33 мең 147 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 26 мең 429 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 188 – узган тәүлектә.
Барлыгы 1 млн 758 мең 303 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 25 мең 132), шуларның 1 млн 165 мең 897-се икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 40 мең 759 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 952 мең 472 авыру очрагы ачыкланган, 7 млн 687 мең 317 кеше сәламәтләнгән.