В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
193 кешене хастаханәгә салганнар.
Фото: Денис Гордийко
2 нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 119 мең 389 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 86 мең 726 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 3433 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 465 мең 601 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 1264 кеше). Икенче кат вакцинацияне 251 мең 444 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 97 мең 455 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 16 млн 592 мең 824 очрак ачыкланган.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.