В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19 булуда шикләнелгән һәм авыручы затлар белән элемтәгә кергән 10 мең 613 республика кешесе медиклар күзәтүе астында.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Екатерина Виславская). Казан хастаханәләрендә COVID-19 белән авыручылар өчен билгеләнгән ирекле ятаклар өлеше даими үзгәреп тора һәм бүген 17%-ка кадәр җитә, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
«Бу планда сәламәтлек саклау системасы вәзгыять нигезендә тотрыклы эшли. Медицина хезмәткәрләре йөкләнешне үти. Кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрне госпитальләштерүнең проценты югары. Буш ятаклар бар», – дип хәбәр итте ул, хәзерге вакытта өстәмә белгечләргә кискен ихтыяҗ юк, дип өстәде. Медицина оешмаларында эшләүгә ординаторлар һәм студентлар җәлеп ителде, алар үз өсләренә медицина хезмәткәрләре эшенең бер өлешен ала.
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә COVID-19 белән авыруның 250 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, бүген республикада коронавирус белән авыруның 33 мең 397 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итте ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР буенча баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина. Күрсәткеч: 100 мең кешегә 857 кеше. Узган календарь атна белән чагыштырганда авырулар саны 19,9% ка арткан.
Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар санының артуына да бәйле. Ул 36 атнадан башланды һәм 9 атна тирәсе дәвам итә. Иң күп атналык үсешне без 41-нче атнада, 38% булган чакта билгеләп үттек, аннары авыру бераз кимеде, соңгы ике атна дәвамында бу күрсәткеч 20% тәшкил итә», – диде ул.
Бүгенге көндә Татарстанда COVID-19 белән авыручы һәм шикле булган 10 мең 613 кеше медицина күзәтүе астында кала. Тәүлек эчендә 11 мең 481 тест уздырылган, республикада барлыгы 4 млн ПЦР-тест эшләнгән. Бүгенге көндә тест үткәрү белән тәэмин итү соңгы 7 көндә 290 очракка 100 мең очракны тәшкил итә. Без тест ясау темпларын сентябрь белән чагыштырганда 37%-ка арттырдык», – дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе вәкиле.
Любовь Авдонина Татарстанда грипп белән авыру очраклары теркәлә башлады инде дип аерым билгеләп үтте. «Бу начар билге, чөнки элек беренче очраклар декабрь башында гына теркәлә башлый иде. Бүгенге көндә грипп белән авыручыларның 11 очрагы кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар арасында ачыкланган, шуларның 8-е – A(H3N2) гриппы, 3-се – типик булмаган, ггрипп вирусы штаммы билгеле түгел». Грипп булмаган этиология вируслары, шул исәптән аденовируслар, РС-вируслар, риновируслар һәм башкаларның 66 очрагы теркәлгән.