В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада COVID-19 авыруының 131 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 131 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 38 кеше хастаханәгә салынган, 93 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 59 кеше – Казанда, 25 кеше – Чаллыда, 8 кеше – Норлат районында, 6 кеше – Түбән Кама районында, 5-әр кеше – Алабуга һәм Лениногорск районнарында, 4-әр кеше – Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында, 3 кеше – Чистай районында, 2-әр кеше – Актаныш һәм Зәй районнарында, берәр кеше – Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш һәм Питрәч районнарында яши.
21-нче октябрьгә Татарстанда 29 мең 104 COVID-19 авыру очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 24 мең 398 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 81 кеше – узган тәүлектә.
Барлыгы 1 млн 337 мең 780 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендә үсеш – 29 мең 14 кеше), шуларның 997 мең 521-е икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 36 мең 339 яңа очрагы теркәлгән. Илдә пандемия башланганнан бирле 8 млн 131 мең 164 авыру очрагы ачыкланган, 7 млн 91 мең 607 кеше сәламәтләнгән.