12 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйләрендә дәвалана.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 4 кеше бар, 16 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 14 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 8 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, бер кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
22 кеше - Казанда, 7 кеше - Яр Чаллыда, 4 кеше - Югары Ослан районында, 3 кеше - Түбән Кама районында, икешәр кеше - Нурлат һәм Әлмәт районнарында, берәр кеше Актаныш, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тукай районнарында яши.
Барлыгы 25-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 8145 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6926 кеше савыкты, шул исәптән 9 кеше - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 16 мең 710 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 513 мең 877 кеше авырган, 1 млн 138 мең 522 кеше сәламәтләнгән, 26 мең 50 кеше үлгән.