Зараланган 12 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Татарстанда 36 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 1-се – читтән кертелгән, 35-е – контакт аша. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылардан 12 кеше – Казанда, 11 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Түбән Кама районында, 3 кеше – Лаеш районында, 2 кеше – Нурлат районында, берәр кеше Азнакай, Балтач, Алабуга һәм Тукай районнарында яши.
1-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 456 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 16 мең 419 кеше савыкты, шул исәптән 97 кеше – узган тәүлектә.
Барлыгы 137 мең 627 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш - 4143 кеше), шуларның 91 мең 919-ы икенче прививка ясаткан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 9169 кеше авырып киткән, барлыгы илдә пандемия башланганнан бирле 4 млн 554 мең 264 кеше авырган, 4 млн 176 мең 419 кеше савыккан, 99 мең 233 кеше үлгән.