9 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше, 17 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 8 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
25 кеше - Казанда, 3 кеше - Зеленодольск районында, икешәр кеше - Балтач һәм Нурлат районнарында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч һәм Спас районнарында яши.
18-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7811 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемия чорында 6733 кеше савыкты, шул исәптән 31 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 15 мең 99 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 399 мең 334 кеше авырган, 1 млн 70 мең 576 кеше савыккан, 24 мең 184 кеше үлгән.