В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында – Казаннан 28 кеше.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 80 яңа очрагы теркәлгән – шуларның 3се-читтән кертелгән, калганнары элемтә аша. 29 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 51 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылардан 28 кеше Казанда, Чаллыда – 15, Түбән Кама районында – 5, Яшел Үзән районында – 4, Лаеш районында – 3 кеше, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Саба һәм Спас районнарында – икешәр кеше, Апас, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Минзәлә һәм Тукай районнарында берәр кеше яши.
7-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 27 мең 554 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 23 мең 494 кеше, шул исәптән 39 кеше узган тәүлек эчендә, савыккан.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 27 мең 550 яңа очрагы теркәлгән. Илдә пандемия башланганнан бирле 7 млн 690 мең 110 авыру очрагы ачыкланган, 6 млн 799 мең 230 кеше терелгән, 213 мең 549 кеше үлгән.