В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында – 27 Казан кешесе.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Татарстанда 61 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, барысы да элемтә аша. 20 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өйләрендә дәвалана.
27 кеше – Казанда, 14 – Чаллыда, 4 кеше – Лаеш һәм Тукай районнарында, 3 кеше – Түбән Кама районында, 2-шәр кеше – Әгерҗе, Алабуга районнарында, берешәр кеше – Актаныш, Зәй, Лениногорск, Менделеевск һәм Чистай районнарында яши.
30-нчы сентябрьгә Татарстанда 27 мең 60 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 23 мең 246 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 55-е – узган тәүлектә. Татарстанда барлыгы 1 млн 83 мең 377 кеше вакцина ясаткан (тәүлеккә үсеш – 1653), шуларның 953 мең 968-е икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 23 мең 888 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 511 мең 26 авыру очрагы ачыкланган, 6 млн 672 мең 767 кеше сәламәтләнгән, 207 мең 255 кеше үлгән.