В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында – 20 казанлы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Татарстанда 54 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 3 читтән кертелгән, калганнары элемтә аша. 24 кеше хастаханәгә озатылган, 30-ы өйдә дәвалана.
Авыручылардан 20-се – Казанда, 16-сы – Чаллыда, 4-се – Лаеш районында, 3-се – Бөгелмә районында, 2-шәр кеше – Әлмәт, Нурлат, Тукай районнарында һәм берәр кеше – Азнакай, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим районнарында яши..
20-нче сентябрьгә Татарстанда 26 мең 486 COVID-19 авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 918 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 6 – узган тәүлектә. Татарстанда барлыгы 1 млн 60 мең 682 кеше вакцинацияләнгән, шулардан 929 мең 209 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 774 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия башыннан авыруның 7 млн 294 мең 672 очрагы ачыкланган, 6 млн 510 мең 674 кеше савыккан, 198 мең 996 кеше үлгән.