В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында 29 Казан кешесе.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Татарстанда 51 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылардан 29 кеше Казанда яши, 10 кеше – Яр Чаллыда, 5 кеше – Тукай районында, икешәр кеше – Бөгелмә һәм Минзәлә районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Лениногорск һәм Питрәч районнарында.
28-нче августка Татарстанда 25 мең 318 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 245 кеше савыкты, шул исәптән 36 – узган тәүлектә.
Татарстанда барысы 989 мең 748 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 6350), шулардан 832 мең 784-е икенче прививка ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 492 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия башыннан авыруның 6 млн 863 мең 541 очрагы ачыкланган, 6 млн 131 мең 446 кеше сәламәтләнгән, 180 мең 840 кеше үлгән.