Авыручыларның 154-е Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 228 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кергән, калганнары элемтә аша. 57 кеше хастаханәгә озатылган, 171-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 154 кеше – Казанда, 26 кеше – Яр Чаллыда, 9 кеше – Әлмәт районында, 7 кеше – Яшел Үзән районында, 5 кеше – Түбән Кама районында, 3 кеше – Алабуга районында, икешәр кеше – Балтач, Биектау, Лениногорск, Тәтеш районнарында, берешәр кеше Әгерҗе, Азнакай, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Чирмешән, Ютазы районнарында яши.
7-нче ноябрьгә Татарстанда 32 мең 165 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 917 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 48 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 39 мең 165 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 795 мең 95 авыру очрагы ачыкланган, 7 млн 561 мең 978 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, ковидтан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш вакыты KZN.RU порталында бастырылган.