В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдагы тәүлектә дә республика буенча шундый ук санда инфекциялеләр теркәлгән иде.
Фото: Марат Мөгыйнов
17 нче апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 141 мең 617 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 135 мең 483 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 254 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 10 мең 263 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 18 млн 74 мең 717 очрак ачыкланган, 17 млн 376 мең 141 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.